Шәһәрнең үзәк мәйданында җәмәгать тәртибен саклауга булышлык итүче полиция нарядларының тантаналы гарнизон разводы узды. Аны Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, бүлек начальнигы, полиция полковнигы Ренат Хәсәнов кабул итте.
Район башлыгы Марат Азатович районда тәртипне тәэмин итүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә, шулай ук халык дружиналары әгъзаларына рәхмәт белдерде: "Районда тынычлык һәм иминлек хакына сез еш кына шәхси вакытыгызны корбан итәсез, көндез һәм төнлә гражданнарга ярдәмгә ашыгасыз, мөһим объектларны саклыйсыз, җинаятьләрне тикшерәсез, шәһәр урамнарында патрульлек итәсез, юллардагы тәртипне күзәтегез. Эшкә тугрылыклы булуыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, кыюлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм, йөкләнгән эшегез өчен югары җаваплылык киләчәктә дә яшәүчеләрнең иминлеген һәм тынычлыгын гарантияләп, районның иҗтимагый тотрыклылыгын һәм динамик үсешенә ярдәм итәчәк, - диде ул, һәм киләчәктә дә һөнәри һәм гражданлык бурычларын үтәүдә уңышлар теләде.
Чара барышында җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә ведомство бүләкләре, чираттагы исемнәр бирелде, шулай ук халык дружиналары активистларына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Игътибарга алып, 10 елдан артык төрле һөнәр ияләрен берләштергән 86 хокук тәртибен саклау отряды полиция хезмәткәрләре белән берлектә шәһәр һәм район урамнарын патрульлек итә. Агымдагы ел башыннан эчке эшлер булеге хезметкерлере тарафыннан халык дружиналары егъзалары ярдеменде 5 җинаять ачылган һем 164 административ хокук бозу ачыкланган.
Чара тәмамланганнан соң, бүлек хезмәткәрләре, район һәм идарә җитәкчеләрен сәламләп, мәйдан буйлап саф адым белән уздылар. Смотрда шулай ук махсуслаштырылган полиция техникасы да катнашты.