Буа районы эшкуарлары өчен шәһәрнең ресурс үзәгендә бизнес алып бару өчен социаль челтәрләрдән һәм мессенджерлардан файдалану буенча укыту тренингы уза. Казаннан килгән остазлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар, бизнес өчен файдалы булган социаль челтәрләрне ничек кулланырга, нинди платформалар популяррак һәм үзләренең потенциаль клиентларын кайда эзләргә икәнен сөйлиләр. Шулай ук чара кысаларында Буа районы укучылары һәм студентлары белән очрашу узды.
Бүген, бизнес-тренингның икенче көнендә, остаз Р.А. Йосыпов очрашуда катнашучыларга, районның кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә үз эшчәнлеген "Вконтакте" социаль челтәрендә ничек алга этәрергә кирәклеген практикада күрсәтте, һәркемне фирма логотиплары, тышлыклар булдыру өчен программалардан файдаланырга өйрәтте, файдалы сайтлар белән уртаклашты.