Буа районына эшлекле сәфәр белән Федераль антимонополия хезмәте җитәкчесе урынбасары Андрей Николаевич Розенталь һәм хезмәт матбугат секретаре Оксана Александровна Ефимова килде. Визит программасына Р.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу да уздырдылар. Кунаклар «Монополиягә каршы федераль хезмәт: ул нәрсә белән шөгыльләнә һәм ул кулланучыларга нәрсә белән файдалы» дигән темага дәрес үткәрделәр.
Балалар кунакларны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм кызыксындырган темалар буенча сораулар бирделәр. Очрашу ахырында Оксана Александровна укучыларны конкурсларда актив катнашырга чакырды, алар турында мәгълүмат Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе сайтында урнаштырылган.
Шулай ук эш сәфәре кысаларында Андрей Николаевич район территориясендә конкуренция үсешенең милли планы чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты, гражданнарны һәм бизнес вәкилләрен кабул итте. Визит ахырында "Буа шикәре"ҖЧҖдә булды.