Буа районы кырларында көнбагышны десикацияләү башланды.

2019 елның 6 сентябре, җомга

Көнбагыш үсемлекләре чәчүлекләрне дискацияләгәннән соң вегетация туктатыла һәм алар бер үк вакытта өлгерәләр, ә урып-җыю сроклары тизләтелә һәм алдан ук планлаштырылырга мөмкинлек бирә. Авырулар (кәрҗиннәр череклеге) кими, урып-җыю техникасының җитештерүчәнлеге арта, орлыкларның сыйфаты һәм уңышы яхшыра, майлылыгы арта, киптерүгә киткән чыгымнар кими.

"Быел район аграрийларына 2266 га чәчүлекләрне яхшы хәлдә җыеп аласы бар. Алар барсы да яхшы хәлдә", - дип хәбәр итә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International