"Батыр" спорт мәктәбе командасы-ТР чемпионы!

2019 елның 6 сентябре, җомга

2019 елның 3-5 сентябрендә Казан шәһәренең "Рубин" стадионында 2008-2009 елгы Кече шәһәрләр һәм районнардагы яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары узды. Бер округлы турнирда республиканың иң көчле алты командасы билгеләнде. Беренчелек нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 урын - Буа шәһәренең "БАТЫР" спорт мәктәбе (тренеры: Садыйков Р.Р.), 2 урын - Мамадыш шәһәренең "Олимп" командасы, 3 урын-Актаныш авылының "Иман" командасы. 

Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International