Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында «Мәрхәмәтле йөрәкләр» акциясе оештырдылар, аның төп максаты-авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә конкрет адреслы ярдәм күрсәтү.
Акция кысаларында иганәче ярдәмен 4 гаилә алды, аларда 12 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Азык-төлек җыелмасында беренче кирәк-яраклар (макарон, ярма, консервалар, казылык әйберләре һ.б.) гына түгел, ә балалар өчен тәм-томнар да күп.
Шәхси эшмәкәр Л.С.Хәйбуллованың «Оптовик» кибете, шәхси эшмәкәр А.Р.Хәйруллинаның «Добрый» кибете, шәхси эшмәкәр Л.С. Шәрәфетдинованың «Лялядан камыр ризыклары» кибете, шәхси эшмәкәр Е. А. Киселеваның «Альбина» кибете тарафыннан күрсәтелгән ярдәм әти-әниләр һәм балалар тарафыннан зур кызыксыну һәм рәхмәт хисләре уятты.
Хәйриячеләр үрнәге һәм мондый чаралар ярдәмендә балалар мәрхәмәтнең, олы йөрәкнең нәрсә икәнен аңлыйлар.