"Теремок " балалар бакчасында «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» акциясенә кушылдылар

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

«Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» иреклеләр акциясе кысаларында Буа шәһәренең «Теремок» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, ата-аналар һәм балалар белән берлектә, социалистик Хезмәт Герое Г.С. Сторожев һәйкәле территориясен төзекләндерделәр. Чара мөмкин кадәр күбрәк кешене, бигрәк тә яшь буынны ирекле эшчәнлеккә җәлеп итүгә, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән уңай чараларны тормышка ашыруга юнәлтелгән иде.

Мәктәпкәчә учреждение белгечләре фикеренчә, туган шәһәр территориясендә мондый уртак чаралар балаларны, ата-аналарны һәм тәрбиячеләрне берләштерә, үсеп килүче буынны хезмәт һәм патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итә. Балалар инде Ватан Геройларына куелган һәйкәлләрне  башкача, аң һәм хөрмәт белән кабул итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International