"Каршылыклы юл" спорт чарасы

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары балигъ булмаган балалар белән «Каршылыклы юл» дип исемләнгән спорт–сәламәтләндерү чарасы уздырганнар.

Программа шактый бай булды - йөгерү, ыргыту, сикерүдә ярышырга кирәк иде.  Балалар барлык тәкъдим ителгән биремнәрне бик теләп һәм кызыксынып үтәделәр. Алар «Балдакка эләг», «Кыршау аша сикер», «Баш аша сикер», «Сели-бастылар», «Туп белән йөгерү», «Зур эстафета» һ.б. бәйгеләрдә җитезлек һәм тизлекне күрсәттеләр.  Катнашучылар тапкырлыкларын, бердәмлеген һәм җиңүгә омтылышын күрсәттеләр, тизлек, җитезлек, көч һәм чыдамлык күрсәттеләр. Барысы да яхшы кәеф алды!

Мондый чаралар балаларда тәвәккәллек, кыюлык, иптәшлек хисе, бер-береңә ярдәмгә омтылыш, яхшы мөнәсәбәт тәрбияли, балаларда сәламәт яшәү рәвеше алып баруга ихтыяҗ тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International