Районнан “Иң яхшы комбайнчы” исемен 30 механизатор дәгъвалый.

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Комбайнчылар арасында республика ярышы төгәлләнеп килә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районнан “Иң яхшы комбайнчы” исемен 30 механизатор дәгъвалый.

10 сентябрьгә алар арасында иң күп ашлык суктыручылар белән танышыгыз. Икенче төркемдә лидерлар – “Коммуна” җәмгыяте комбайнчылары. “Акрос-550” комбайны белән Илдус Насыйбуллин 2735, “Акрос-530” белән Ринат Нигъмәтуллин – 2365, “Дон-1500” комбайнында Ришат Ибләминов 2313 тонна ашлык суктырып алдылар.

Өченче төркемдә “Кыят”тан “Акрос-595” комбайнын иярләүче Александр Грачевның күрсәткече 3280 тоннага тиң. Авангардлылар Дмитрий Сидоров һәм Фир-зәр Хаттапов “Нью Холланд” белән шул чагыштырмада 2682 һәм 2648 тонна уңыш җыйдылар.

“Заря” агрофирмасыннан дүртенче төркемгә кергән “Лексион-560” комбайнында эшләүче Айрат Мөхәм-мәтшин бункеры аша 2154 тонна бөртек узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International