«Преодоление» клубы әгъзалары өчен «Толерантлык - тынычлыкка юл» дигән чара оештырылды.

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

"Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Преодоление» клубы әгъзалары өчен «Толерантлык - тынычлыкка юл» дигән чара уздырганнар.

Балалар арасында яхшы мөнәсәбәтләрне саклау өчен "Конфликтлы ситуациядә үзеңне ничек тотарга", "Без нәрсә белән охшаш?", "Мәкальне дәвам ит һәм аңлатып бир" уеннары үткәрелде.

Чара ахырында "Толерантлык ромашкасы " дигән иҗади эш алып барылды. Белгечләр балаларны бер-берсе белән аралашырга, бер-берең белән уртак тел табарга, хөрмәт белән карарга, үзенчәлекләренә һәм җитешсезлекләренә түземле булырга өйрәтергә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International