Узган ел, туфракта дым җитмәү сәбәпле, уҗымнар начар тишелде, язын хуҗалыкларда барлык мәйданны диярлек кабат чәчәргә туры килде. Быел, шөкер, һава торышы алай сынамады – киләсе ел уңышына нигез салганга кадәр яңгырлар мул булды. Көзге чәчүне оптималь срокларда үткәргән хуҗалыклар кырларында инде уҗымнар ямь-яшел булып утыра.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов әйтүенчә, хуҗалыклар нигездә тиешле срокка сыешкан – 20 августтан 10 сентябрьгә кадәр планлаштырылган 18 мең гектарның 15 меңгә якыны чәчелгән. Бары кайбер фермер хуҗалыклары гына соңарган. Хәзер алар узган елгы уңышсызлыкка юлыкмас өчен яңгыр яуганны көтәләр. Дым, вакытында чәчелеп, тишелеп чыккан, кайбер кырларда тармаклану фазасында булган үсентеләргә дә кирәк. Соңгы көннәрдәге җәй айларындагы кебек кояшлы, җылы һава торышы дым югалу белән бергә корткычларның үр-чүенә дә китергән. “Россельхозүзәк”нең районара бүлеге җитәкчесе Радик Ибәтуллин, әйдәп баручы агрономы Анна Алексеева хуҗалыклар җитәкчеләре чакыруы буенча уҗымнарны бу уңайдан һәм башка күрсәткечләр буенча тикшерәләр. Алар “Коммуна” баш агрономы Канәфия Баһаветдинов белән җәмгыятьнең борчактан соң 130 гектар мәйданда чәчелгән көзге бодай кырында бөҗәкләрне “чүпләде”. Аннан бергәләп исәбен санадылар.
– Хәзер швед чебене баш калкыткан вакыт. Йөз тапкыр кизәнүгә аларның саны 30 экземпляр тәшкил итә икән, корткычларга каршы пиретроидлы препаратлар белән эшкәртү мәҗбүри. Моңа кадәр тикшерү үткәрелгән “Дружба” агрофирмасында химик эшкәртү таләп ителгән мәйданнар бар. Нигездә бөҗәкләр бөртеклеләрдән соң чәчелгән уҗым кырларында күбрәк була. Ә биредә кирәкми – исәпләре чик бусагадан түбән, – ди Анна Степановна. Бу иң беренче чиратта уҗымны яхшы элгәрдән – борчактан соң чәчү белән бәйле. Шуның өстенә чәчүгә кадәр үткәрелергә тиешле барлык технология таләпләре үтәлгән. Кырда бернинди чүп үләне, борчак үсентеләре булмавы да шул хакта сөйли.
– Быел без җәмгыятьтә көзге чәчүне 900 гектар мәйданда үткәрдек. Аларның иртәрәк җир куенына салынган 80 проценты биредәге кебек тармаклану фазасында. Калганнары да тишелеп чыкты. Барлык сортлар чәчүлеге югары репродукцияле. Тиешенчә агулап, бер гектарга 100 килограмм исәбеннән ашлама кертеп чәчтек, – ди “Коммуна” баш агрономы Канәфия Баһаветдинов. Бер квадрат метр мәйданга төшерелгән бөртек исәбе 650 данәгә тиң. Бу көнне белгечләр аларның күпмесе баш төртеп, үсеп киткәнен дә санадылар. Күрсәткеч югары – үсемлекләр саны 620гә тиң булды. Тагын туфрактагы дым запасын һәм үсентеләрнең торышын да тикшерделәр.
– Менә күрәсезме, дым бар. Бу – чәчүгә кадәр һәм аннан соң туфракны тыгызлау һәм орлыкларны киңәш ителгәнчә, 6,5 сантиметр тирәнлеккә чәчү нәтиҗәсе. Үсентеләрдә инде икенчел тамыр да барлыкка килгән. Биредә уҗымнар яңгырсыз түзә ала әле, – ди Радик Ибәтуллин. Әмма районда дымга кытлык кичергән мәйданнар да юк түгел. Шуңа да игенчеләр тизрәк яңгырлар явуын тели. Кышка кергәнче үсентеләр ныгып, дымга туенып, уңышлы кышлау өчен җитәрлек күләмдә шикәрләр туплап калырга тиеш.