Пенсияалды ташламалары турында

2019 елның 13 сентябре, җомга

Агымдагы елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды пенсиягә чыгарга торган 22 мең гражданның ташламаларын, аларга тиешле социаль ярдәмне раслады. Әлеге мәгълүматлар ташламалар күрсәтүче власть органнарына һәм ведомстволарга җибәрелде.

Иң зур күләмдә раслаучы мәгълүматлар эш бирүчеләр-дән килде. Бу пенсия яшенә җитеп килүчеләрнең диспансерлаштыру үтүгә өстәмә ял көненә хокукы турында. ПФР эш бирүчеләр соравы буенча 16 мең кешегә карата мәгълүмат бирде. Хәзерге вакытта республикада 46 меңнән күбрәк, Буа районы буенча 432 эш бирүче белән килешү төзелгән.

Шулай ук пенсияалды яшендәгеләрне һөнәри кабат укыту буенча да эш алып барыла. Бүгенге көнгә Буа районы буенча шундый 58 кеше укып чыкты. Республика буенча 4,5 мең кеше пенсиягә чыгу алды яшендә булучыларны һөнәри кабат укыту, квалификацияләрен күтәрү, уку чорына үстерелгән пособие түләү яисә әлеге категория гражданнарга эш эзләү буенча программаларны гамәлгә ашыручы шөгыль үзәкләре соравы буенча статусын расладылар.

Әгәр пенсияалды яшендәге кеше ташламаларга хокукын раслаучы мәгълүматларны мөстәкыйль алмакчы икән, ул моны ПФР сайтындагы шәхси кабинеты аша яисә клиент хезмәтчелегендә башкара ала. Шул рәвешле, Татарстан буенча ел башыннан бирле 920 кеше, күпфункцияле үзәк аша 460 кеше белешмәләр алды.

- Пенсияалды яшендәгеләргә ташламалар 2019 елдан бирелә. Аларның күбесе федераль характерда һәм яңача пенсия яшенә кадәр биш ел алдан яки элеккеге пенсия яше чикләрендә – хатын-кызларга 55, ир-егетләргә 60 яшьтән гамәлгә керә, – ди ТР буенча Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. 2019 елдан пенсия яше үзгәрмәгән кешеләргә дә пенсияалды ташламалары бирелә. Мәсәлән, биш балалы әниләргә, срогыннан алда пенсия билгеләүгә хокуклы гражданнарга.

Быелның 1 июленнән райондагы эш бирүчеләрдән кергән сорауларны башкару Пенсия фонды идарәсенең территориаль органнарына тапшырылды. Әлеге чорда 17 граждан пенсияалды статусын раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International