Сентябрь башыннан гриппка каршы вакциналаштыру башланды. Быел ул районда 22 меңнән күбрәк кешене колачлаячак, дип көтелә. Гриппка каршы кампания нинди тәртиптә узачак, прививканы кайларда ясатырга булла? Материал шул хакта.
Район үзәк дәваханәсе баш эпидемиологы Резеда Җәләлова сүзләренә караганда, быел гриппка каршы 17 меңгә якын өлкән кешене һәм 6 меңнән күбрәк баланы вакциналаштырырга җыеналар. Узган ел районда 45 процент яшәүче вакциналаштырылса, быел бу санны 55 процентка җиткерергә кирәк. Табиб әйтүенчә, безнең районга быел да 2013-2014 еллардан бирле таныш “Совигрипп” препараты кайтарылган. Гади итеп аңлатканда, ул көчле “Мичиган” вирусына дә каршы торырга сәләтле. Вакциналарның составы ел саен үзгәртелеп, яңа төре чыгарыла. 2019-2020 елгы вакцина h1n1 штаммнары белән эшләнә. Ә аның тәэсир итү сәләте түбәндәгечә: организмга кертелгән вакцина, грипп вирусы эләксә, ул аның мембраналарын параличлый һәм үтерә. Моның белән вирусның алга табан үсешен туктата.
- Гадәттә безгә вирус февраль аенда килә. Шуңа күрә организмның авыруга каршы торучанлыгы ныгып өлгерсен өчен прививка ясату белән соңармаска киңәш итәр идем. Шәһәрлеләр моның өчен үз участок табибларына мөрәҗәгать итә алалар. Бүгенге көндә 6 меңнән күбрәк кешегә ясалды инде ул. Авылда яшәүчеләргә фельдшерлык-акушерлык пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Фельдшерлар узган сайлаулар вакытында 800дән күбрәк кешене вакциналаштырды, - ди Резеда Вадимовна.
Ул буалыларны вакцина ясатуга бармак аша карамаска чакыра: мисал өчен узган ел дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегендә көчле вирус йоктырып авыручылар саны алдагы еллар белән чагыштырганда күпкә арткан. Аларның берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган булган. Шуны онытмаска кирәк, 2014 елдан гриппка каршы вакциналашу халыкара прививкалар календаренә кертелгән. Ягъни куркыныч төркемдә хезмәт куючы һәркем аны ясатырга бурычлы. Мисал өчен быел Казанда узган Ворлдскилс чемпионаты вакытында әлеге чарада катнашучыларны һәм волонтерларны прививкасы булмаса, кабул итмәгәннәр.
Балалар өчен әлеге препаратның аерым төре билгеләнгән. Район үзәк дәваханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Сергей Сандркин әйтүенчә, препаратка консервант кушылмаган, ул җиңелләштерелгән формада ясалган. Бүгенге көндә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең 2 меңнән күбрәге вакциналашкан инде. Шушы көннәрдә табиблар төркеме мәктәпләргә чыгачак. Бригадалар урыннарга чыккач иң элек әти-әнинең рөхсәте булу-булмавы белән кызыксыналар, аннан баланың гомуми хәлен тикшерәләр. Вакциналаштырылганнан соң да беркүпме табиб күзәтүе астында булалар.
- Әти-әниләрне балаларын куркыныч чиргә каршы үз вакытында коралланырга чакырам. Ул октябрь аена кадәр дәвам итәчәк. Вакцина балага 6 айдан рөхсәт ителә. Прививканы балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә ясатырга теләмәүчеләргә аны участок табибы каравы астында да ясатырга була. Узган гриппка каршы кампаниягә анализ ясау шуны күрсәтте - балалар күбрәк вакциналаштырылган учреждениеләрдә нәниләр азрак чирләде,- диде ул.
60 яшьтән өлкәннәрнең, хроник авыручыларның, 6 айдан алып мәктәп яшендәге балаларның организмының вируска каршы торучанлыгы түбәнрәк. Шулай ук йөкле хатын кызлар бу төр-кемгә керә. Прививка ясату рөхсәт ителмәгән бердәнбер категория гражданнар – тавык аксымына аллергия булучылар. Аларны авырудан саклау өчен табиблар мөмкин кадәр күбрәк халыкны вакциналаштырырга чакыралар. Яшәүчеләрнең 46 проценты прививкалашкан булса, субъектта эпидемия булмаячак.