Әле урамда кояшлы җылы көннәр хөкем сөрсә дә, малларны җәйләүдән торакларга кайтарыр вакыт җитте. Белгечләр кышлатуга күчерүне сентябрь уртасыннан соңга калдырмаска киңәш итә.
– Көз барыбер үзенекен итә – көндезләрен һава температурасы ничек кенә югары булмасын төнгә суыта. Сыерлар өчен бу файдага түгел, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов. Аның әйтүенчә, район хуҗалыкларында малларны кышлатуга күчерү төгәлләнү алдында. “Яхшы торак – ярты азык” дигән әйтемне истә тотучылар кышлатуга терлекләрне җәйләүгә күчерү белән әзерләнә, фермаларны төзекләндерә башлый. Күбесендә ремонт төгәлләнгән. Бары “Йолдыз” җәмгыятендә генә берничә көнлек эш бар. Анда 200 башка исәпләнгән бинада идәннәрне, 100 башка исәпләнгәнендә түбәне алмаштыралар.
“Заря” агрофирмасының “Родина” бүлекчәсендә сыерларны фермага беренчеләрдән булып, сентябрь башында ук кайтардылар.
– Ел саен шушы вакытта күчерәбез. Биналарда барлык кирәкле ремонт, агарту-дезинфекцияләү эшләре үткәрелде. Юрий Силин җитәкчелегендәге Юрий Бариновтан, Владислав Романовтан, Григорий Люцеровтан, Владислав Кучеровтан торган ремонтчылар бригадасы җәй дәвамында агрофирманың барлык бүлекчәләрендәге фермаларны кышка тиешле дәрәҗәдә әзерләделәр, – ди идарәче Вячеслав Емельянов.
Алар хәзер Әлши фермасында кардаларда малларга азык өстәле әзерләү белән мәшгуль. Анысын да төгәлләп киләләр. Кардаларга исә салам тарттырылган, сусыл азык туйганчы, бөртек фуражы бер башка көненә 5 килограмм исәбеннән бирелә. Хәер, мондый кояшлы көннәрдә сыерларны иртәнге савымнан соң кичкесенә кадәр көтүлектә йөртәләр. Кардаларда буаз сыерлар гына кала. Көтүдән кайтучыларны азык биналарда көтә. Кышлатуга азык әзерләүгә килгәндә, бүлекчәдә печәнен дә, сенажны да җитәрлек күләмдә туплый алганнар. Саннар теле белән әйткәндә, печән 2200 тонна төргәкләнгән, сенаж 4600 тонна базланган. Әлегә һәр шартлы баш терлеккә хәстәрләнгән азык берәмлеге күләме 22 центнер тәшкил итә. Бу ахыргы күрсәткеч түгел – бүген бүлекчәдә силос базлау тулы көченә бара. Агымдагы ел дәвамында тәүлеклек сөтне былтыргыга караганда 2 тоннага күбрәк сауган әлшилеләр алга таба да артымга эшләргә планлаштыралар. Ранис Габитов әйтүенчә, район буенча да савым узган елгы белән чагыштырганда артыграк. 106 процент тәшкил итә. Барлык хуҗалыкларда да күрсәткечләрне төшермәс өчен мөмкинлекләр бар. Печән, сенаж мул әзерләнгән. Шулай ук силос та базлана. Моңа “Заря”дан тыш тагын “Авангард”, “Дружба” агрофирмаларында, “Кыят”, “Умная ферма”, “Коммуна” җәмгыятьләрендә керешкәннәр.