Район хуҗалыкларында шикәр чөгендере алу дәвам итә. Бу эш “Авангард”, “Дружба” агрофирмаларында һәм фермер хуҗалыкларында бара.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 сентябрьгә 8918 гектарда үстерелгән татлы тамырның 657 гектарында, ягъни 7,4 процентында тамыразыклар җир өстенә чыгарылды. “Авангард”та бу күрсәткеч 24 процент тәшкил итә. Биредә һәр гектардан утрача уңыш күләме дә иң зурысы: бүгенге көнгә ул 550 центнерга тиң. Район буенча – 441 центнерга.
Хуҗалыкларда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыю төгәлләнде. Техник культураларны гына суктырып бетерәсе калды. Алардан 896 гектарда игелгән сояның 769, 1463 гектарда үстерелгән горчицаның 1089 гектары суктырып алынган. Башка эшләр дә дәвам итә. 22224 тонна салам җыелган, 13611 гектар мәйдан туңга сөрелгән.