Бүген Иске Тинчәле авылында гомер итүче Мөхтарова Әбризә Гаяз кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Әбризә Гаяз кызы «Волга» колхозыннан, төрле эшче булып эшләп, лаеклы ялга китә. Тыл хезмәтчәсе 3 бала тәрбияләп үстергән.
Буа районы Башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Хисамов юбилярга нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде. Әбриза Гаязовнага Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.