Буа муниципаль районы спортчылары «Авыл яшьләре» ХІ җәйге авыл спорт уеннарының Актаныш районында узган Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган финал ярышларында беренче урынны яуладылар. Безгә спорт инвентаре алу өчен 300 мең сумлык сертификат тапшырылды. Җиңү белән котлыйбыз!
Ярышларда республиканың 43 районыннан 1500 кеше катнашты. Финал ярышлары «Сәламәтлек»авыл Спартакиадасы программасы кысаларында аркан тарту, мас-рестлинг, «көрәш», җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, шашка, шахмат, бадминтон һәм мини-лапта буенча узды. Әлбәттә, сыер савучылар һәм механизаторлар ярышлары чараның иң күркәм үзенчәлеге булды. Икенче һәм өченче урыннарны Зәй һәм Азнакай районнары алды