"Сетевая компания" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре хуҗалыгы электр ччелтәрләре объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкарылуы турында хәбәр итә, шуңа бәйле рәвештә районның кайбер торак пунктларында электр белән тәэмин итүне вакытлыча өзү планлаштырыла.
20 сентябрь көнне 9: 00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр Буа шәһәренең Бебель урамы 1-83 йортларда, Вахитов урамы буенча 1-65 йортларда, полиция бинасында, К. Маркс урамы буенча йортларда, Буа драма театры бинасында, Космовский урамы буенча 4-34 йортта (җөп ягы), "Җемчужина" чишмәсендә, Жорес урамы буенча 2-54 йортта, КТП алыштырылуга бәйле рәвештә, ут булмаячак.
23-24 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Әлки, Әнкәбә, Исәк авылларында яшәүчеләр тулысынча утсыз калачак.
24 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Буа шәһәрендә «Таиф» АЗС, Полиция, мәчет, Театр биналары, Бебель урамы, 1-83 йорт, Вахитов урамы, 1-63 йорт, «1000 вак-төяк» кибете, Жоресс урамы 2-54 йорт, Космовский урамы 1-35 йорт адреслары буенча ут булмаячак.
Шулай ук бу көнне Кленовая урамы 1-19 йорт, 8 март урамы 1-21 йорт, Студентлар урамы 1-28 йорт, Совет урамы 17-65 йорт, 24, 24а йорт, Камаров урамы 4 йорт адреслары буенча яшәүчеләр,"Вираж" ЯАҖ, Элеватор, Газ котельные, Мелиорация конторасы, Водокачка, Котельный, Элеватор конторасы, Элеватор, Райтоп, Инкубатор, Нефтебаза, Агрохимсервис,"Свияга" АҖ, Межрайбаза, МСО объектлары да утсыз калачак.
25 һәм 26 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Буа шәһәренең Студентлар урамы 1 - 28, 8 Март урамы 1 - 21, Кленовая урамы 1 - 19 адреслары буенча яшәүчеләр утсыз калачак.
25, 26, 27, 30 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, терәкләр һәм металлоконструкцияләр алыштыру сәбәпле, Әлки, Исәк, Әнкәбә авылларында яшәүчеләр тулысынча утсыз калачак.