Бүген иртән Буа шәһәрендә яшәүче Сәйфетдинова Фәридә Сафатдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына җылы сүзләрне Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев һәм халыкны социаль яклау вәкилләре җиткерде. Фәридә Сафатдин кызына РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.