Буалылар брусчаткадан тротуарларның никадәр уңайлы булуын тоярга өлгерде

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Җәяүлеләр такыр, тигез юллар эзләп, хәзер күбрәк тротуарлы урамнардан атлый. Ике ел инде  шәһәрдә яшәүчеләр үзара салым средстволарын ничек файдалануны җирле референдумда үзе хәл итә. 

Быел да референдум нәтиҗәләре буенча һәр балигъ булган яшәүче шәһәрне төзекләндерүгә 500 сум үз өлешен кертергә тиеш булды. Планлаштырылганны агымдагы елда башкарып чыгу өчен үзара салым средстволарын 1 апрельгә кадәр кертеп бетерергә кирәк иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев әйтүенчә, планлаштырылган сумма 8 миллион сумнан күбрәк тәшкил итсә дә, 2018 елның 1 апреленә барлыгы 1 миллион 630 мең сум гына акча җыелган. Һәр җыелган бер сумга 4 сум өстәлеп, республика бюджетыннан 6 миллион 520 мең сум субсидия кайтарылган. Шул рәвешле, быел тротуарлар салу өчен 8 миллион 150 мең сум акча тотылачак. Узган ел яшәүчеләрдә салым акчасы күпкә артыграк җыелган булган – барлыгы 3 миллион 295 мең сум. Субсидияне дә кушып исәпләгәндә барлыгы 6955 квадрат метр мәйданда 16,5 миллион сумлык эш башкарылган. Ягъни җыелган средстволар Көнбатыш бистәдәге Мәктәп урамын, шәһәр эчендә – Космовский, Р. Люксембург урамнарының бер өлешен тротуарлы итәргә җиткән. Җитәкче сүзләренә караганда, акча азрак җыелгач, быел эш күләмен дә планлаштырганнан киметергә туры килгән. Агымдагы елда төзеләчәк тротуарларның гомуми мәйданы 3 мең 150 квадрат метр тәшкил итә. Бүген аны Комсомол урамында Космовский чатыннан алып медицина училищесына кадәр һәм Гагарин урамында Космовскийдан Р. Люксембург урамнары киселешенә кадәр җәяләр. Мәктәп урамында исә ул быел Дуслык урамы башыннан алып Арусланов урамы башына кадәр салыначак. Әлеге эшләрне Буадагы “Мастер-Строй” җәмгыяте башкара. Аның җитәкчесе Сергей Макаров сүзләренә караганда, барлык хезмәтне октябрь ае ахырына кадәр төгәлләячәкләр. Брусчат-каның төсләр палитрасы шулай ук, халык узган ел үзе сайлаганча кала. Киңлеге 2,1 метр итеп эшләнә.

– Узган ел салынган тротуарлар кыш чыгып сынау узды. Алар 5 ел гарантиядә булачак. Сыйфаты даими контрольдә. Кайбер урыннардагы җитешсезлекләрне быел төзәтәчәкбез, – ди Сергей Макаров. 

2020 елда шәһәрдә бу эш дәвам итәчәк, быел ноябрь аенда моны күздә тотып кабат җирле референдум узачак. Киләчәктә җәяүлеләр барлык урамнарда да тигез юллардан атласын өчен үзебездән  активлык кирәк. Әлегә акча средстволары күчерү бик сүлпән бара. 1 ап-рельдән җыелган сумма 205 мең 500 сум тәшкил итә.

– Без халык тротуарлар салынуның уңайлылыгын күреп, агымдагы елда активрак булыр дип уйлаган идек. Киресенчә булды. Эшне зуррак күләмдә башкару финанслашу средстволары җыелуга бәйле булуын аңласын иде, яшәүчеләр. Әйткәнемчә, төзекләндерүне киләсе елда да дәвам итәргә уйлыйбыз. Безнең алда әле башлаган эшне – Мәктәп урамын, Космовский урамының Шафранов һәм Кызыл Армия урамнарына кадәр өлешен, Р. Люксембург урамын ясап бетерү бурычы тора, – ди Олег Панцырев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International