Чөгендер казыйлар, силос базлыйлар

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Район хуҗалыкларында техник культураларны җыю һәм силос базлау дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 сентябрьгә 15783 гектарда игелгән техник культураларның 3962 гектарында, ягъни чирегендә уңыш җыеп алынган. Алар арасында иң зур – 8918 гектарны татлы тамыр били. Аның  1747 гектарында, ягъни 20 процентында тамыразыклар җир өстенә чыгарылган. “Авангард”та бу күрсәткеч 48 процент тәшкил итә. Биредә һәр гектардан уртача уңыш күләме дә иң зурысы: бүгенге көнгә ул 550 центнерга тиң.  Район буенча – 396 центнерга.

Сояның 94, рапсның – 13, горчицаның 74 проценты суктырып алынган.

Яшел азык һәм силос өчен кукуруз урдырыла. Кышлату өчен кирәк булган 78761 тонна сусыл азыкның 32614 тоннасы, ягъни 41 проценты базланган.

Башка эшләр дә дәвам итә. 22567 тонна салам җыелган,  17478 гектар мәйдан туңга сөрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International