Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышы булып узды. Утырышта ТР буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Пономарев, предприятие, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, юл-коммуналь оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында Ранис Рафис улы катнашучыларга Буа районында юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру турында мәгълүмат бирде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча ЮХИДИ бүлегенең 2019 елның 8 ае нәтиҗәләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рамил Миңнебаев юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча чыгыш ясады. Мәктәп автобусларында балаларны йөрткәндә куркынычсызлык чараларын тәэмин итү турында Буа районы мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков сөйләде. Шулай ук юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча да фикер алыштылар.
Киңәшмә ахырында катнашучыларны юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм кисәтүгә юнәлдерелгән эшне көчәйтергә чакырдылар.