Буа районында гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб күнекмәсе узачак

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

1 октябрьдән 2 октябрьгә кадәр безнең районда башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб күнекмәсе үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы Җитәкчесе - Татарстан Республикасы Премьер-министрының 09.09.2009 елдан № 13 «Федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы оешмалары белән гражданнар оборонасы буенча штаб тренировкасын әзерләү һәм үткәрү турында» гы боерыгын үтәү йөзеннән, 2019 елның 1 октябреннән алып 2 октябренә кадәр безнең районда гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб күнекмәсе үткәреләчәк. Күнекмәләр ике этапта ике тәүлек дәвамында, 6.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр 1 - 2 октябрьгә кадәр барачак. Күнекмә барышында җитәкчелек составын хәбәр итү һәм җыю, гражданнар оборонасы буенча гамәли чаралар үтәләчәк.

Шулай ук 2019 елның 25 сентябрендә 16.00 сәгатьтә Буа шәһәрендә һәм Буа муниципаль районында урнаштырылган сирена җайланмаларның әзерлеге тикшереләчәк. Тынычлык саклавыгызны һәм паникага бирелмәвегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International