Зөя, Бәбки чишмәсе картиналары Россиякүләм күргәзмәдә урын алачаклар

2019 елның 20 сентябре, җомга

Татарстанның һәм Россиянең күренекле рәссамы Рөстәм Хуҗин безнең якларның кабатланмас табигый урыннарын язды бу көннәрдә. Әлеге эшләр ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылачак районның уникаль табигый һәйкәлләре республика проектына тәкъдим ителәчәк.

Рәссам картиналарында тау башыннан Бәбки авылы  күренешен һәм Рус Киштәге авылы янында Зөя елгасын язган. Рөстәм Хуҗин безнең районда уникаль табигый һәйкәлләр итеп атарлык җирләрдән шул урыннарны сайлаган.

Туган якны өйрәнү музее директоры Люция Әхмәтҗанова сүзләренә караганда, әлеге картиналар белән музей республика проектында катнашачак. Россия рәссамнарының  төрле төбәкләрдә ясаган эшләрен оештыручылар, күргәзмә туплап, төбәкләрдәге төрле шәһәрләр буйлап йөриячәкләр.

- Күргәзмә тәмамланганнан соң, Буа районы табигате чагылган әлеге ике картина безнең музейга кире кайтачак. Проектның максаты һәр төбәкнең үзенчәлекле табигый урыннарын  еллар узып, үзгәрешләр булса да, аның кабатланмаслыгын картиналарда саклап калу, - ди Люция Мәүлетовна.

Сүз уңаеннан, Рөстәм Хуҗин Буада Яшьләр паркында рәсем сәнгате белән кызыксынучы укучылар, укытучылар белән очрашты. Алар бергәләп парк күренешен ясадылар. Профессиональ остадан дәресләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International