Нодуляр дерматит баш күтәрә

2019 елның 20 сентябре, җомга

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Россия территориясендә мөгезле эре терлекләрнең йогышлы төенле (нодуляр) дерматит авыруы буенча эпизоотик хәлнең җитди кискенләшүе турында хәбәр итә. Агымдагы ел дәвамында Удмуртия Республикасында, Омск һәм Новосибирск өлкәләрендә аның белән зарарлануның 8 очрагы теркәлгән.

Дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова әйтүенчә, әлеге контагиноз инфекцияле авыру вирусы зарарланган тире, селәгәй, борыннан чыккан бүлендекләр, сперма, сөт аша чыга һәм авыру, вирус йөртүче терлектән сәламәтенә күчә. Ул кешегә иярми. Төенле дерматит таралуны булдырмас өчен иң элек мөгезле эре терлекләрне, терлекчелек продукциясен санкцияләнмәгән күчереп йөртүгә, законсыз реализацияләүгә юл куймау, профилактика, диагностикалау, дәвалау, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыруның ветеринария кагыйдәләре, карантин билгеләү, аны бетерү һәм төенле дерматит таралуны булдырмауга, чыганакларын бетерүгә юнәлтелгән  башка чикләүләр таләпләрен үтәү мөһим. Белгеч дерматитка шик туганда кичекмәстән ветеринария органнарына хәбәр итәргә, авыру терлекләрне изоляцияләргә чакыра. Бары профилактика чаралары гына регионның бу уңайдан иминлеген сакларга һәм территориягә әлеге куркыныч авыруны кертмәскә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International