Сенсей Вакаяма Буада

2019 елның 20 сентябре, җомга

“Батыр” спорт мәктәбенең Ринат Хәсәнов җитәкче-легендәге “Ак Барс” клубында шөгыльләнүче яшь каратэчыларга чын японияле сенсейдан мастер-класс алу бәхете елмайды. Кобудо халыкара мәктәбенә нигез салучы һәм аның Мактаулы Президенты Вакаяма Масаси ике кич дәвамында аларны сугыш сәнгате серләренә өйрәтте.

Кобудо буенча 7 дан, Сейто-Каратэ-до буенча 6 дан, Айкидо Айкикан буенча 5 дан, каратэ Вадо-рю һәм Сериндзи-рю буенча 4 дан иясе 79 яшьлек сенсей 60 елдан күбрәк гомерен кобудо белән шөгыльләнүгә багышлаган, аның 41 елында сугыш сәнгате буенча дәресләр бирә. Россия белән дуслыгы да күптәннән. Безнең илгә ул 1968 елдан килә башлый, ә 2004 елдан кобудо буенча даими семинарлар, мастер-класслар үткәрә.

– Берничә айга да килгәнем бар. Хәзер ин-де  олыгайдым, визит вакытым атналар белән генә исәпләнә, – ди ул.  Шушы еллар дәвамында  Хабаровск, Новосибирск һәм тагын бик күп эре шәһәрләрдә “үз ке-ше” булырга өлгергән Вакаяманың маршрут картасында быел Буа да билгеләнде. Бирегә ул Ринат Хәсәнов чакыруы буенча килгән. 

– Мин үзем каратэ белән 28 ел шөгыльләнәм, балаларга 23 ел дәвамында дәресләр бирәм. Соңгы елларда таяк кебек кул астындагы чаралар һәм борынгы корал белән сугышуны үз эченә алган кобудо белән дә кызыксына башладык. Сенсей Вакаямадан дәрес алу теләгемне бер ярыш вакытында аның белән унбиш елдан артык хез-мәттәшлек итүче Новосибирск сугыш сәнгате федерациясе президенты Константин Лысковка  җиткердем. Ул – сенсейга, – ди Ринат Хәсәнов.   Кечкенә шәһәрдә бала-ларның кобудо юнәлешен үзләштерүләре кызыксындырган Вакаяма чакыруны берсүзсез кабул итә. Буалы балалар белән очрашуын Ульяновск шәһәрендә бөтендөнья сугыш сәнгате фестивале узган көннәргә туры китерә. Анда мактаулы кунак буларак буалы каратэчыларның чыгышларын да бәяли әле. Бу фестивальдә аларның сигезе беренче һәм призлы урыннар да ала.

– Мастер-класс алырга килгән балаларның  өчесе генә авыррак төшенә, ке-черәк әле алар. Калганнары җитди укучылар, тырышып шөгыльләнәләр, – ди ул, буалы яшь спортчыларга югары бәя биреп.  Ә алар Япониядән кадәр килгән чын сенсейның һәр сүзен сеңдерергә, һәр хәрәкәтен истә калдырырга, төгәл кабатларга тырышалар. Хәрәкәтләр өчен тел белү кирәкми, ә менә сөйләмдә Константин ярдәмгә килә. Хәер, Вакаяма үзе дә бер дә русча белми түгел. Без биргән сорауларның барысын да аңлады. Кайсыларына русча да җавап бирде. Безне сенсейның тормыш-көнкүреше дә кызыксындырды.

– Мин Саппоро шәһәрен-дә яшим. Һәр иртәне зарядкадан, сулыш гимнастикасыннан башлыйм. Иртәнге ашка нигездә дөге, кыяр-помидор була, – ди ул. Ә менә Россиядә сыр белән казылык ашарга ярата. Биредә аларның сыйфаты яхшы, дип саный. Кобудо белән атнасына биш тапкыр шөгыльләнә. Ике кызы бар. Олысы спорттан ерак, кечкенәсе азрак шөгыльләнгән. Вакаяма сугыш сәнгате ул - сәламәтлек, үз-үзең-не яклау белән бергә илләрне, халыкларны берләштерә, дип саный. Әтисе – армия генералы, заманында СССРга каршы сугышкан булса, бүген аның улы спорт аша бу илдә бик күп дуслар, аның укучысы булырга теләүчеләрне тапкан. Ул аларга бик теләп белгәннәрен өйрәтә. Буалы яшь каратэчыларга да кыска вакыт эчендә күп киңәшләр җиткерергә өлгерде. Иң беренче чиратта, дәресләр вакытында игътибарны тупларга һәм сугышчан рух сакларга, барлык алымнарны сугышчан техника итеп кабул итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International