Татарстан Росреестры: исәпкә алынмаган квадрат метрларны Комплекслы кадастр эшләрен үткәрмичә дә законлаштырырга мөмкин

2019 елның 20 сентябре, җомга

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 16 сентябрьдә «Кадастр эшчәнлеге турында» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» гы законнарга кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде, алар җир кишәрлекләре милекчеләренә Комплекслы кадастр эшләре барышында исәпкә алынмаган квадрат метрларны законлаштырырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта Татарстан Росреестры милекчеләрнең Комплекслы кадастр эшләрен үткәрүне көтеп тормыйча, кадастр инженерына мөрәҗәгать итеп, үз участокларының чикләрен шәхси тәртиптә межалау һәм аныклау мөмкинлеге турында аңлата. Сүз Бердәм дәүләт күчемсез милекнең реестрында (ЕГРН) күрсәтелгәннән кулланылучы җир кишерлегенең мәйданы  күбрәк булган очраклар турында бара.

Шул ук вакытта җир кишәрлекләренең «артык» квадрат метрларны  15 ел һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә туктаусыз файдаланучылар, һәм аларга берәү дә дәгъва кылмаган очракта, күршеләр белән бәхәсләр һәм хакимият органнары тарафыннан дәгъва белдерүләр юк икән, алар законлаштырырга мөмкин. Моннан тыш, бирелгән кишәрлекнең мәйданы Администрация билгеләгән иң чик минималь җир участогыннан артмаска тиеш. Лимит билгеләнмәгән очракта, мондый зурлыкның күләме күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында күрсәтелгән мәйданның 10% тан артмаска тиеш.

Татарстан Росреестры вәкиле Илгиз Шиһабиев аңлатканча, җирлектәге чикләрнең барлыкка килүен раслау өчен, 15 һәм аннан да күбрәк еллар дәвамында кызыксынган затлар Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә җир төзелеше үткәрү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларның дәүләт фондыннан, җирләрне инвентарьлаштыру материаллары һәм җирлекнең 2000 еллар башында ясалган фотопланнары рәвешендә белешмәләр бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итә алалар.

Шул ук вакытта закондагы үзгәрешләрне үз җир кишәрлекләренең мәйданын тиз арада арттыру мөмкинлеге буларак карарга ярамый. Закон күп еллар дәвамында җирне төгәлләштерелмәгән чикләрдән башка файдаланган милекчеләргә булган участокларны ачыклауга һәм ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ягъни кагыйдәләр артык җирне законлаштырырга мөмкинлек бирә. Сүз җир кишәрлекләрен үз белдеге белән алу мөмкинлеге турында бармый.

Илгиз Шиһабиев: "Бүген участокка чыгып, коймаларны күчерергә һәм ирекле җир кисәген алырга ярамый, иртәгә Комплекслы кадастр эшләрен башкарып, сезнең үз белдегегез белән басып алуны законлаштырырлар дип өметләнмәгез. Бу гамәлләр белән Сез җир законнарын бозасыз, һәм моның өчен кадастр бәясеннән чыгып штраф рәвешендә административ җәза каралган, әмма ул 5 мең сумнан да ким булмаска тиеш һәм бозуларны бетерү зарур."

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International