Буалылар “Татарстан кроссы-2019 " массакүләм ярышларында актив катнаштылар

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Ел саен үткәрелә торган ярышлар Наратлык урманында узды. Стартка олысы да, кечесе дә чыкты. Төрле яшьтәге мәктәп укучылары арасында дистанцияне беренче булып шәһәрнең 1 нче мәктәбеннән Ксения Волкова һәм Янтуган мәктәбеннән Динар Картаналиев, 2 нче лицейдан Алия Сөләйманова һәм Иске Суыксудан Ислам Гайнуллин, Югары Лашчыдан Елизавета Казначеева һәм лицей-интернаттан Семен Тарасов уздылар. Студентлар арасында ветеринария техникумыннан Светлана Сайкина һәм Темур Рәхимов җиңү яулады. Алардан соң эстафетаны оешма-предприятиеләр, уку йортлары хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре кабул итте. Алар арасында җиңүчеләр өч яшь төркемендә билгеләнде. 35 яшькә кадәр иң җитезләре-Динә Тимофеева, Вероника Николаева һәм Светлана Айметова - өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре, Ленар Садыйков (Карлы мәктәбе), Айрат Җәләлетдинов ("Дельфин" бассейны) һәм Александр Васильев (Иске Тинчәле). 35-55 яшь категориясендә Гүзәл Сергеева (ЗУЭС), Марина Егорова (хәрби комиссариат), Светлана Горелкина ("Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге), Сергей Батин (Буа газы), Равил Насыйбуллин (ЗУЭС), Сергей Антонов ("Карлинский"), спорт ветераннары арасында Инсаф Гыймалетдинов, Владимир Алокин һәм Иван Карамаликов призерлар булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International