Якын көннәрдә, 24 һәм 25 сентябрьдә, Татарстан циклонның тыл өлешендә булачак. Һава температурасы сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә +3 -2 градуска кадәр, ә көндез 3 -8 градус җылы булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр. Вакыты белән яңгыр, юеш кар һәм кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин, дип билгеләп үтә синоптиклар. Пәнҗешәмбе, 26 сентябрьдә, төнлә -4 градуска кадәр салкыная, ә көндез 4-9 градустан артмаячак. Төнлә явым-төшем ихтималы зур түгел, ә көндез яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр булырга мөмкин. 27 сентябрьдә, алдан алынган мәгълүматларга караганда, салкын һава торышы саклана. Көндез синоптиклар явым вәгъдә итә. «Ял көннәрендә, 28-29 сентябрьдә, республика антициклон йогынтысында булачак. Атмосфера басымы үсеше һәм ачыклану шартларында явым — төшемнәр бик аз, температура фоны түбән булачак», - дип өстәделәр ТР буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү Идарәсендә.