"Буа-информ" яңа автомобильгә ия булды.

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Бүген Казанда «Татмедиа» АҖ филиалларына «Лада Ларгус» һәм «Лада Веста» автомобильләре тапшырылды.  «Татмедиа» АҖ холдингына кергән район массакүләм мәгълүмат чараларының 33 филиалы арасында «Буа-информ» яңа автомобильгә ия булды.

«Татмедиа» АҖнең Буа филиалы җитәкчесе Гакил Камалетдиновка «Лада Ларгус» автомобиле ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе,«Татмедиа» АҖ Директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров тапшырды. ⠀

Яңа автомобильләр тапшыру ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды, ул район ММЧ редакцион автомобильләрен яңартуга акча бүлеп бирде. Сүз уңаенда, бу «районкылар» редакциясе автопаркын беренче булып яңарту.

Район "Байрак" ("Знамя", "Ялав") газетасы, "Буа-ТВ" телевидениесе һәм "Күңел"радиосы коллективын котлыйбыз! "Буа-информ" хезмәткәрләренә иҗади эшчәнлекләрендә уңышлар һәм эшләрендә яңа казанышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International