Август уртасыннан башлап Татарстанда яшәүчеләр салым белдерү кәгазьләре белән хатлар ала башладылар. Узган ел өчен транспорт, җир һәм мөлкәт салымнарын 2 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк булачак.
Быел конверт эчендәге аерым түләү кәгазьләре (квитанцияләр) килмәячәк. Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен салым белдерү кәгазендә начислениеләрнең уникаль идентификаторын да (УИН) кертеп, бюджет системасына салымнарны күчерү өчен кирәкле реквизитлар, шулай ук салымнарның һәр расчетыннан соң урнаштырылучы Qr-код һәм штрих-кодлар да кертелгән.
Саналган салымнарны, белдерү кәгазе алганнан соң, үзегезгә уңайлы юл белән түләргә мөмкин:
- УИН номерын кертеп, Россия Федераль салым хезмәтчелеге сайтында “Салымнар түлә” сервисы аша;
- банк һәм почта бүлекчәләрендә;
- салым белдерү кәгазендә күрсәтелгән Qr-код һәм штрих-кодны сканлап, банк түләү терминаллары яисә банк мобиль кушымталары аша;
- УИН номерын кертеп, федераль яки региональ дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы һәм “Татарстан Республикасы электрон идарәсе” терминаллары ярдәмендә.
Салым түләүче шәхси кабинетыннан файдаланучылар “Түләргә” клавишасын кулланып, салымнарны онлайн режимда түли алалар.