ТР буенча Кадастр палатасы экспертлары бердәм дәүләт милке Реестрында элемтә өчен мәгълүмат кертергә тәкъдим итә

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

16 сентябрьдә үз көченә кергән мөһим яңалыклар арасында кадастр инженерларының Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат соратып алу хокукын раслау, шул исәптән күчемсез милек хуҗаларының почта һәм электрон адреслары турындагы мәгълүматларны да.

Кертелә торган яңалыкның төп өстенлеге шунда: ул кадастр инженерлары тарафыннан чиктәш кишәрлекләрнең чикләрен килештерүне үткәрү турында гражданнарга хәбәр җибәргәндә адреслы хаталар ихтималын киметә.

ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина аңлатуынча, үз көченә кергән төзәтмәләр кадастр инженерларына чикләрне килештерү процедурасын үткәрү өчен кирәкле мәгълүматларны алырга мөмкинлек бирә, бу исә күчемсез милекнең законлы хуҗаларының мәнфәгатьләрен тулысынча исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Вакытында кире элемтә барлык кызыксынучы затларның мәнфәгатьләрен исәпкә алырга, димәк, киләчәктә күршеләр арасында җир бәхәсләрен булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.

Межалау милекченең үзе, шулай ук комплекслы кадастр эшләрен үткәрүгә контрактлары булган дәүләт органнары заказы буенча үткәрелә. Кадастр инженеры карары буенча, чикләрнең урнашуы белән килешү кызыксынган затларның гомуми җыелышында яки шәхси тәртиптә үткәрелә. Аерма шунда ки, җыелышны алдан хәбәр тарату ярдәмендә оештырырга кирәк  – барлык кызыксынучы затларның почта адреслары яки электрон почта адреслары буенча. Шул ук вакытта адресларны эзләү белән кадастр инженеры шөгыльләнергә тиеш, ул яңа законнар гамәлгә кергәнче ЕГРН милекчеләренең адреслары турында белешмәләр соратып алырга хокуклы түгел иде.

Әгәр адресны табып булмаса, кадастр инженеры массакүләм мәгълүмат чараларында, мәсәлән, җирле газетада хәбәр бастырган. Закон буенча, җыелыш уздыру турындагы хәбәрләр җыелышка кадәр утыз көннән дә ким булмаган вакыт эчендә тапшырылырга, җибәрелергә яисә бастырып чыгарылырга тиеш. Шулай итеп, хәбәр алмаган милекче алга таба бик отышсыз хәлдә кала ала: аның мәнфәгатьләре бозылган булырга мөмкин, ә күршеләр белән бәхәсләрне судта хәл итәргә тиеш була.

Мондый хәлне булдырмый калырга хокукка ия җир кишәрлекләре хуҗаларының бердәм дәүләт реестрында контакт мәгълүматларын кертү ярдәм итә. Бердәм дәүләт реестрындагы элемтәләр булу милекчегә аның күчемсез милекенә кагылышлы чикләрне төгәлләштергәндә үткәрелә торган килешүләр турында вакытында хәбәр алу мөмкинлеге бирәчәк. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары гражданнарга бердәм дәүләт реестрында почта яисә электрон адрес өстәргә тәкъдим итә. Элемтә өчен мәгълүматны бердәм дәүләт реестрына кертү өчен тиешле гаризаны республиканың якындагы КФҮ офисында бирергә кирәк.

Каршылыкларның булмавы,  килештерү актын имзалаудан баш тартуга, белдерүне кабул итмәүгә яки аны алганнан соң элемтәгә  кермәүгә кебек үк, участокның чиктәш чикләрен рәсми рәвештә килештерелгән дип санарга нигез булып хезмәт итә.

Игътибарга
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында («кадастр инженерын сайлап ал» вкладкасында) кадастр инженерларының 2019 елның 8 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән рейтингы урнаштырылды.

Конкрет кадастр инженерының эш сыйфатыннан канәгать булмаган заказчылар «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» СРОда +7 (843) 291-05-10 телефоны буенча үзләренең кисәтүләрен белдерә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International