Пенсия яшен арттыру буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан үткәрелә торган чараларны тормышка ашыру максатыннан, районда эш бирүчеләр белән адреслы эш алып барыла.
Расланган график нигезендә, Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе эше кысаларында пенсионерлар белән очрашулар дәвам итә. Бу көннәрдә «Буа идарәче компаниясе», «Буа район дәүләт ветеринария берләшмәсе», «Стройгарант + », ШЭ "Гайнетдинов Рәмис Сәлам улы" оешмаларда очрашулар узды. Киңәшмәдә район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Насретдинова, Пенсия фонды идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре катнашты.
Чаралар барышында хезмәткәрләргә хезмәт хокуклары аңлатылды, эш бирүчеләрнең административ җаваплылыгы, Буа шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында һөнәри белем алу мөмкинлеге, пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнарга юл йөрү өчен субсидияләр билгеләү тәртибе, эш бирүченең диспансеризация узу өчен өстәмә көннәр бирүе турында сөйләнде.
Барлык катнашучыларга да пенсия яшендәге хезмәткәрләргә карата хезмәт законнарын һәм башка норматив-хокукый актларны үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эше турында мәгълүмат җиткерелде. Кайнар линия телефоннары: 8 (843)743-29-93, 8 (843)743-21-17.