Буа районына Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан фәнни экспедиция килде. Әлеге экспедициянең максаты-халык декоратив-гамәли иҗатын (чигү, туку, агач һәм металл эшкәртү һ. б.) җыю һәм өйрәнү.
Экспедиция әгъзалары арасында сәнгать белеме докторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, премия лауреаты Солтанова Рауза Рифкать кызы, Улемнова Ольга Львовна - сәнгать белеме кандидаты, Шкляева Людмила Михайлова - сәнгать белеме кандидаты, Усманов Венер - фәнни хезмәткәр, һәм башка фәнни хезмәткәрләр һәм аспирантлар бар иде.
24 сентябрь көнне кунаклар үзәк китапханәдә, Туган якны өйрәнү музеенда, Адав Толымбай авылында булдылар.
Бүген экспедиция әгъзалары Бикмураз, Түбән Наратбаш, Күл Черкене авылларында булдылар.24-27 сентябрь көннәрендә районыбызның татар авылларында экспедиция эшләре узачак.
Экспедиция әгъзаларын мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Гыймранов, район мәдәният йорты директоры Илнар Талипов, Буа туган якны өйрәнү музее директоры Люция Әхмәтҗанова, Үзәк китапханә директоры Илүзә Фәтхуллова каршы алды һәм озатып йөрде.