Ветераннарны Өлкәннәр көне белән котладылар

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 26 ноябрь көнне, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Буа җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре «Яшь Гвардия» белән берлектә, ветераннарны Өлкәннәр көне белән котладылар һәм аларга азык-төлек пакетлары тапшырдылар.

Ветераннар Советына матур сүзләр һәм котлау сүзләре белән Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты баш белгече Гөлнара Хмельницкая мөрәҗәгать итте, нык сәламәтлек, күңел көрлеге, актив озын гомер, гаилә җылысы һәм иминлек теләде.

Тиз картайган дөньяда "Тормыш ветераннары" ешрак хәлиткеч роль уйнаячак – тупланган тәҗрибәне һәм белемнәрне гаиләләренә ярдәм итеп, аларга тапшырып. Инде хәзер үк өлкән кешеләр җәмгыять үсешенә зур өлеш кертәләр. Олыгайган кешеләр-ул безнең үсәр өчен яңа көч.

Ветераннар бик канәгать калдылар һәм аларны онытмаулары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International