Буаның Яшьләр паркында мәдәният хезмәткәрләре иҗат сезонын ачып җибәрделәр

2019 елның 27 сентябре, җомга

Кичә Буа шәһәренең "Молодежный" паркында "Көзге яфраклар музыкасы" мәдәни үсеш үзәгенең иҗади сезоны ачылды. Бу яңа уку елы башлануын һәм иҗат берләшмәләре түгәрәкләре эшендә яңа креатив идеяләрне тормышка ашыруны аңлата. Мәдәни үсеш үзәгендә тәрбияләнүчеләр җыр, бию, музыка уен коралларында-курай, баян, балалайкада, шулай ук актерлык сәләтләрен күрсәттеләр. Концерт җылы дустанә атмосферада үтте. Балалар музыкаль номерлар күрсәттеләр, тамашачыларга күтәренке кәеф һәм күп кенә якты хисләр бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International