Татарстан Республикасында цифрлы эфир телевидениесенә соңгы күчү 14 октябрьгә планлаштырылган.
Татарстанда цифрлы ТВ инде узган елның декабреннән бирле эшли. DVB-T2 стандартына ярдәм итүче телевизорлар хуҗалары, шулай ук IP-TV абонентлары, кабельле һәм спутник челтәрләре хуҗалары хәзер үк югары сыйфатлы 20 беренче һәм икенче мультиплекс телеканалын карый.
Халыкка цифрлы эфир телетапшырулары җиһазларын урнаштыруда ярдәм итү өчен республика муниципаль берәмлекләрендә 1800 дән артык волонтер җыелган һәм укытылган. Аларның һәркайсының кулында махсус таныклык бар, ул халыкка цифрлы телевидениене тоташтыруда ярдәм итү хокукы бирә.
Волонтерны чакырту өчен 8-800-222-87-16 номеры буенча гариза калдырырга кирәк.
Төбәктә шулай ук 8-800-220-20-02 федераль «кайнар линия» эшли. Бу номер буенча бушлай шалтыратырга мөмкин. Белгечләр цифрлы сигналны кабул итү өчен җиһазлар сатып алу һәм көйләү, спутник җиһазларын цифрлы эфирлы тапшырулардан тыш торак пунктларда тоташтыру, волонтерларга җайланмалар көйләүдә һәм аларны тоташтыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.