Буада яңа балалар сәламәтләндерү лагере төзү планлаштырыла. Дүшәмбе көнне Ял үзәгенә педагоглар, яшьләр белән эшләүче төрле ведомстволар һәм структуралар хезмәткәрләре, өлкән буын вәкилләре, яшьләр үзләре аның концепциясе буенча фикер алышуга җыелды.
Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камәртдинов мондый мөмкинлекнең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелүен ассызыклады.
– Агымдагы елда балалар лагерьлары төзү буенча яңа программа эшли башлады. Буа районы да анда катнашырга тели. “Наратлык” лагереның да урыны начар түгел, һавасы саф, әмма анда зур үзгәрешләр кертү мөмкинлеге аз. Шуңа да яңасын төзү урыны итеп “Буа-Алан” территориясен сайладык. Әлеге мәйданны Сабан туйлары вакытында гына түгел, күбрәк вакыт эшләтергә дә телибез. Ипподром, картинг үзәге, башка социаль-мәдәни объектлар булдыру уе да бар. Лагерь проекты буенча теләкләрегез һәм фикерләрегез дә мөһим. Алар барысы да исәпкә алынып, эшләнеп беткән вариант Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгына тапшырылачак, – диде ул.
Өч командага бүленеп эшләгән фикер алышуда катнашучылар булачак лагерь планы белән башлап кәгазьдә таныштылар. Аннан район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов аның турында экранда слайдлар аша да сөйләде. Аның әйтүенчә, 250 урынга исәпләнгән лагерьның “Орхидея” һәм Карлы елгасы ягында йокы корпуслары, ипподром белән чиктәш өлешендә – административ биналар, Сабантуй мәйданы ягында спорт мәйданчыклары урнашачак. Керү төркеме һәм төрле клублар, әти-әниләр белән очрашу урыннары Наратлык урманы ягыннан булачак. Лагерь территориясе уртасында 100х150 метр үлчәмле сулык ясау да күздә тотыла. Анда грунты алынган котлован бар инде. Суны скважина бораулап тутыру планлаштырыла.
— Кар сулары агып кермәслек итеп эшләнәчәк. Артык сулар Карлы елгасына агызылачак, – ди ул.
Планда тагын – шәһәргә кебек Күгәлнәдән су тарту.
Башлап лагерь сезонлы гына эшләүче булып төзеләчәк. Шуңа да карамастан фикер алышуда катнашучылар анда йокы корпусларын җылыту турында да уйларга кирәклеген әйттеләр. Быелгы өченче сменада көннәр салкын булганга, җылыту приборлары кулланырга туры килгән. Бу уңайдан район башкарма комитетының архитектура бүлеге начальнигы Ринат Гыйльфанов электр конвекторлары урнаштыру күздә тотылуын әйтте.
Буалылар тагын территориядә кино залы, планетарий, навес астында тренажер залы, профильле сменалар оештыру максатында киртәләр белән полоса, тир, скалодром булдыру, палаткалы лагерь өчен урын бирү кебек һәм башка фикерләр җиткерделәр. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар, техника куркынычсызлыгы турында онытмаска чакырдылар, СанПиН таләпләре үтәлүен теләделәр.
Фикер алышуга килүчеләргә йокы корпусларының берничә типлы проектлары да тәкъдим ителде. Барлык командалар да берсенә – 28 койкага исәпләнгәненә өстенлек бирделәр.