“Авангард” шикәр чөгендере казуны төгәлләде

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре һәм терлек азыгы әзерләү дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,   1 октябрьгә 15783 гектарда игелгән техник культураларның 7853 гектарында, ягъни  50 процентында уңыш җыеп алынган. Алардан иң күп – 8918 гектар мәйдан биләүче татлы тамырның 46 проценты җир өстенә чыгарылган. “Авангард”та чөгендер казу төгәлләнгән.   “Ямбулат”та  бу күрсәткеч- 85, “Дружба”да 53 процент тәшкил итә. 

Яшел азык һәм силос өчен кукуруз урдырыла. Кышлату өчен кирәк булган 78761 тонна сусыл азыкның 62204 тоннасы, ягъни 79 проценты базланган. Һәр шартлы баш терлеккә хәстәрләнгән азык берәмлеге күләме 24,1 центнер тәшкил итә. “Авангард” агрофирмасында һәм “Коммуна”да бөртек өчен куккуруз, “Бола”да һәм фермер хуҗалыкларында көнбагыш суктыралар. Беренчесенең-17, икенчесенең 27 проценты җыеп алынган. Башка эшләр дә дәвам итә. 23939  тонна салам җыелган,  47439 гектар мәйдан туңга сөрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International