"Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Өлкәннәр декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагыларның өйләренә барып, аларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлау өчен Игелек визиты оештырдылар. Өлкән буын кешеләренә хөрмәт йөзеннән алар әби-бабайларын аерым кайгыртучанлык, игелеклелек һәм игътибар белән тәрбияләргә тырыштылар.