Каты ягулык өчен ташламалар турында

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт комитеты халыкка утын ваклап сату бәяләренең чик максималь күләмен билгеләде.

- франко-лесосека шартларында утын ягулыгының тыгыз кубометры өчен 316 сум;

- франко-склад шартларында утын ягулыгының тыгыз кубометры өчен 447 сум.

Күмергә ваклап сату бәяләренең чик максималь күләме, НДСны да исәпкә алып, 2893 сум күләмендә билгеләнде.

Торак йортларны утын яисә күмер белән ягып җылытучы гражданнар, торакны җылыту максатында каты ягулыкка бәяләрнең дәүләт тарафыннан көйләнүен исәпкә алып, каты ягулыкны Дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнгән бәяләрдән алырга хокуклы. Бу бәяләр аерым категория гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар күләмен билгеләгәндә дә кулланыла. Аларны исәпләгәндә каты ягулыкны файдалануның чик күләме исәпкә алына. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2004 елның 24 декабрендәге “Татарстан Республикасында торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр бирү турында”гы 564 номеры карары белән расланган күрсәткечләр нигезендә ул түбәндәге күләмдә: гаиләгә елына 10 кубометр утын, гаиләгә елына 2 тонна күмер исәбеннән билгеләнә.

Каты ягулык алуга субсидия-ташламалар социаль яклау идарәсенең компенсация түләүләренең территориаль бүлекчәләре тарафыннан каты ягулыкны сатып алуга һәм кайтаруга түләүләргә счет-фактураларны күрсәткәннән соң бирелә. Әмма елына ике тапкырдан да күбрәк түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International