Узган якшәмбедә Бөтендөнья йөрәк көне билгеләп үтелде. Бүген кинәт үлем сәбәбе турында “инфаркт булган”, “тромб өзелгән” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу хәлне булдырмас өчен нишләргә? Ничек сакланырга? Район үзәк дәваханәсенең кардиология бүлекчәсе мөдире Роза Галимова сүзләренә караганда, быел 32 пациент инфаркт кичергән. Аларның барысы да диярлек пенсияалды, пенсия яшендәге кешеләр. Сәбәбе бер – йөрәккә кан һәм кислород “ташучы” тамырның тыгылуы һәм шартлавы.
– Без аны медицина телендә коронар кан тамырлары атеросклерозы, дип атыйбыз. Бу вакытта тамырга утырган “төен” йөрәккә канны җибәрми башлый. Мондый вакытта кешенең күкрәге “пешеп” авырта башлый, салкын тир бәреп чыга, хәле китә. Кичекмәстән тел астына нейтроглицерин, сәламәтлеккә каршылыклар булмаса аспирин кабып, “Ашыгыч ярдәм” бригадасын чакыртырга кирәк, - ди Роза Фаязовна.
Болай эшләгәндә иң кирәкле беренче 3 сәгать табиблар карамагында була. Кардиологлар аны “алтын вакыт” диләр. Пациентка тизрәк төенне (тромбны) “эретүче” препарат җибәрелә. Аннан тикшерү нәтиҗәләренә таянып, зарарланган кан тамыры эшчәнлеген торгызу чарасы күрелә. Моның өчен авыру табиб-реаниматолог озатуында Казан федераль университетының медицина-санитар частена җибәрелә. Анда кан тамырлары хирурглары тамырның зарарланган урынына махсус җайланма – стент куеп калдыралар. Аның ярдәмендә йөрәккә кабат кан килә башлый. Роза Галимова белдерүенчә, бу процедурадан соң пациентлар берничә көн эчендә аякка басалар.
Үзеңне операция өстәленә кадәр китереп җиткермәс өчен нәрсә эшләргә соң? Саклану чараларына килгәндә, табиб-кардиолог иң беренче чиратта анализ тапшырып, холестерин күләмен тикшерергә кирәк, дип саный. Чөнки йөрәк-кан тамырларындагы төенне барлыкка китерүче – ул. Аны булдырмау өчен, дөрес туклану да мөһим. Рационнан тозлы, борычлы, кыздырылган, ысланган ризыклар чикләнергә тиеш.
Моннан тыш Роза Галимова артериаль кан басымын контрольләп торырга, табиб язган даруларны даими кабул итәргә киңәш итә. Шулай ук, стресстан, артык физик эшчәнлектән сакланырга кирәк, дигән фикерне әйтте.
– Диванда, урындыкта “яшәү” рәвешен-нән качыгыз. Аз хәрәкәтләнү йөрәккә дә, башка органнарга да файда бирми. Хәлегезгә карап, күбрәк саф һавада йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә тырышыгыз, - ди табиб-кардиолог.