Игътибар конкурс!

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

«2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан «Бирмәскә-алмаска!» Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе ярдәме белән Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча яшь ярдәмчеләренең республика конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрелә.
Конкурс Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының яшьләр лидерлык пулын формалаштыруга юнәлдерелгән
коррупциягә каршы тору өлкәсендә комплекслы бурычларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Конкурска гомуми белем бирү учреждениеләре, урта махсус учреждениеләр, югары уку йортлары һәм яшьләр оешмалары укучыларын чакырабыз.
Нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://buinsk.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2044530.pdf
Элемтә өчен җаваплы зат-Лапенкова Алена Юрьевна, тел.: +7(904)765-42-08, электрон почта адресы: corruptionstop@bk.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International