«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы, «Җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы, «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында» 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты турында нигезләмә (алга таба-Федераль тарифлар хезмәте - Дәүләт комитеты), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.06.2010 ел, № 468 карары белән расланган җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясый һәм 2019 елның 9 ае эш нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән оешмаларның финанс-икътисадый торышына билгеләнгән тарифларның (тарифларга өстәмәләр) йогынтысын анализлый.
Шуны исәпкә алып, җайга салынулы оешмаларга 2019 елның 1 ноябренә кадәр соратып алына торган мәгълүматны Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлау һәм анализлау буенча бердәм мәгълүмати-аналитик системасы (ЕИАС ТР) аша тапшырырга кирәклеген исегезгә төшерәбез. Шулай ук су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләре күрсәтү өлкәләрендә хезмәтләр күрсәтүче оешмалар игътибарына 2019 елның 9 ае өчен хисап тапшыру кирәклеге турында да җиткерәбез.
Җайга салынулы оешмалар адресына багышланган «2019 елның 9 ае эше йомгаклары буенча оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге мониторингы турында» Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының рәсми хаты белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://buinsk.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2045090.pdf
Хисап бирү мәсьәләләре буенча коммуналь өлкә оешмаларын җайга салу идарәсенең коммуналь өлкә оешмаларын күзәтү һәм мониторинглау бүлеге белгечләренә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: 8(843)221-82-70, 221-82-73,221-82-77.