Аналог телетапшыруын өзәргә 10 көннән азрак вакыт калды.

2019 елның 4 октябре, җомга

Татарстанда бу 14 октябрьдә булачак. Буа муниципаль районында яшәүчеләрдән цифрлы ТВга кушылу һәм телетапшыруларны инде хәзер үк югары сыйфатта карау өчен кирәкле җиһазларны алдан сатып алуларын сорыйбыз! ⠀Сезнең телевизор экранында федераль канал логотибы белән янәшә  А хәрефе барлыгына игътибар итегез. Бу хәреф, сез әле дә карагыз аналог телевидениясен карауны сигналлый һәм сезгә цифрлы ссигналны кабул итү өчен телевизорны әзерләргә кирәклеген хәбәрли.

⠀ Әзерләү кыен түгел. Заманча телевизорлар өчен бары тик антенна гына кирәк. Иске үрнәктәге телевизорлар өчен цифрлы приставка кирәк – алар теләсә кайсы кибеттә яки почта бүлегендә сатыла һәм бәясе 900 сумнан башлана.

Җиһазлар урнаштыру буенча сораулар бар икән – 8-800-222-87-16 кайнар линия телефонына шалтыратыгыз. Әгәр консультация ярдәм итми икән-волонтерны чакыртуга заявка калдырыгыз, ул килеп сезгә цифрлы ТВ көйләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International