Традицион күнегүләр төрле гадәттән тыш хәл-ләр килеп чыккан шарт-лы зоналарда аларның нәтиҗәләрен бетерү буенча белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрне камилләштерүгә юнәл-телгән. Шул максатта күнегүләр вакытында җитәкчелек составка хәбәр итү һәм аларның җыелу мәсьәләләре, халыкка хәбәр итү систе-маларының әзерлеге тикшерелде. Адав-Толымбай авылы мәктәбе базасындагы эвакуация-ләнүчеләрне кабул итү-эвакуацияләү пунктында эвакуацияләнгән халыкны кабул итү, урнаштыру, тукландыру, элемтә белән тәэмин итү буенча күр-сәтмә дәрес оештырылды.
Икенче көнне гамәли дә-рес Казан-Ульяновск автомобиль юлының 93 километрында, Зур Фролово авылы янында көч-ле җил, кар, буран бу-лу сәбәпле берничә автомобиль катнашында килеп чыккан юл-транспорт нәтиҗәләрен бетерүне үз эченә алды. ДТП аркасында юлда 40 автомобильдән торган бөке дә барлыкка килгән. Шундый хәбәр алынуы белән район башкарма комитеты тарафыннан “Гадәттән тыш хәл” режимы кертелде, районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Комиссиясе тарафыннан автомобиль транспортының туктаусыз хәрәкәтен булдыру чараларын үз эченә алган Карар кабул ителде. Аның буенча “Буран” планы гамәлгә кертелде, Зур Фролово авылына борылыштагы мәйдан-чыкта ЗУЭСның элемтә һәм хәбәр итү күчмә идарә пункты урын алды, мәктәптә каза күрүче ке-шеләрне вакытлыча урнаштыру пункты, Степановка авылы янында җы-лыту һәм тукландыру мобиль пунктлары оештырылды. Шунда ук ЮХИДИ, 111 номерлы янгын часте, 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды, район үзәк дәваханәсе, “Татав-тодор”ның Буа филиалы һәм башка оешмалар техникасы урын алды.
Районның гражданнар сагы идарәсе җитәкчесе Наил Камалов әйтүенчә, өйрәнүләр гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә җәлеп ителгән хезмәтчелекләр-нең оператив эшләвен күрсәтте. Төгәл бәяне, билгеле, реаль хәлләрдә каза күрүчеләр бирәчәк. Мондый күнегүләр, аларга әзер булу өчен үткәрелә дә.