Укытучылар тәҗрибә уртаклашты

2019 елның 4 октябре, җомга

Шушы көннәрдә районда педагогия хезмәткәрләренең профессиональ үсешенә багышланган республика семинары булды. Бу өлкәдә соңгы елларда югары нәтиҗәләргә ирешүче буалы укытучылар һәм тәрбиячеләр кунаклар алдында тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Алия Бикчәнтәева әйтүенчә, семинар үткәрү өчен Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Буаның сайлануы юкка түгел.  Районда югары һәм беренче квалификацияле категориягә ия укытучылар  нисбәте республика уртача күрсәткеченнән югарырак. Төрле һөнәри конкурсларда   җиңүләре  дә күп. Шундый укытучыларның кайберләре республика районнарыннан җыелган район мәгариф идарәләре начальниклары урынбасарлары, кадрлар эше һәм педагогларны аттестацияләү буенча методистлары алдында чыгышлар ясадылар, мастер-класс күрсәттеләр.  Әлеге очрашулар шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә, 2 номерлы лицеенда, “Ромашка” һәм “Светофорик” балалар бакчаларында үтте. Аларда төрле күргәзмәләр дә оештырылды. Семинар Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рәнис Камартдинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының аттестация комиссиясе Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре буенча эксперт комиссияләре рәисләре һәм секретарьлары, шулай ук оештыру ягыннан тәэмин итүче төрле ведомстволарның Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында узды.

Кунаклар һәм министрлык вәкилләре буалылар эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International