Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсендә картинг буенча 2019 ел сезоны йомгакларын ясауга багышланган тантаналы чара узды. Буа картингчысы Солтан Мурзаков та бүләкләр алды.
Шул ук көнне Татарстан Республикасының автомобиль спорты федерациясе кубогына һәм «юл хәрәкәте иминлеге»ДБУ Кубогына картинг буенча ярышлар узды. Ярышларны оештыручылар: Татарстан Республикасы автомобиль спорты федерациясе, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге»ДБУ. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Кубогына Honda GX200 классында Георгий Васильев (Казан) узган ярышларда җиңүче булды, Алихан Миңнеханов (Казан) – икенче, Солтан Мурзаков (Буа) өченче урынны алды. Солтанга кубок, диплом, медаль һәм төзелеш инструментларына сертификат тапшырылды. Барлык катнашучылар да тәм-том тутырылган пакетлар алдылар. Котлыйбыз, Солтанны һәм аңа яңа спорт уңышлары телибез!

