Сугыш ветераны Сафиуллин Гариф Латфулла улын Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Буа муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советы Президиумы әгъзасы, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы Сафиуллин Гариф Латфулла улының Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы оештырылды.

Ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе З.И. Хөснетдинова һәм «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече М.Х. Кулеева ветеранга азык-төлек пакеты тапшырдылар, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International