Ишегалларын яңарту буенча республика программасы кысаларында Буада йорт яны территорияләрен тикшерәләр

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Бүген Буа шәһәрендә Кленовая урамы 1,3,7, Арефьев урамы 19,17,15,11,9,2,2 а, Р.Люксембург урамы 143,145,147,149, Космовский урамы 81,81 а. адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортларда яшәүчеләр катнашында ишегалды территориясенең булачак проекты турында фикер алышу буенча чираттагы очрашу узды.

Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов, район башкарма комитетының архитектура бүлеге җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Наталья Храмова, ресурс белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре катнашты. Очрашу барышында җыелучылар халыкны борчыган мәсьәләләр – ттөзекләндерү, балалар мәйданчыгын ремонтлау, ишегалды территорияләрен яшелләндерү, чүп мәйданчыкларын карап тоту һәм башкалар турында фикер алыштылар. Халыкның барлык тәкъдимнәре дә теркәлде һәм ишегалды схемасына кертелде.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан Татарстанда «Безнең ишегалды»биш еллык проекты старт ала. Программа тротуарларны, ишегалларына керү юлларын ремонтлауны, парковка урыннарын төзекләндерүне, уен, балалар, спорт мәйданчыкларын, чүп җыю өчен заманча контейнерлар урнаштыруны, йорт яны территориясен яшелләндерүне, яктырту системасын алыштыруны яки модернизацияләүне үз эченә ала. Шундый ук очрашулардан җыелган барлык тәкъдимнәр дә республиканың төзелеш һәм архитектура министрлыгына тапшырылачак, анда киләчәктә республикабызның ишегалларын төзекләндерү процессын тизләтергә мөмкинлек тудырачак типлаштырылган вариантлар эшләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International